news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путинның машина йөртү таныклыгы турында сөйләде

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре сүзләренчә, Президент йөк автомобиленнән кала башка транспортлар белән дә идарә итә ала.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин 20 ел элек йөк машинасы белән идарә итү таныклыгы алган. Бу хакта Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип яза “Известия”.

Песков сүзләренчә, Путин йөк машиналарыннан башка транспортлар белән дә идарә итә ала. “Якынча 20 ел элек Президентның машина йөртү таныклыгында бу категорияләр ачылды. Димәк, барысы да закон буенча”, - диде ул.

Президентның матбугат секретаре билгеләп үткәнчә, Кырым күпере буенча хәрәкәтне ачу вакытында, Путин йөк автомобиле руле артына утырып, 20 секунд узуга Россия лидерының машина йөртү таныклыгы булу-булмау турында сорау килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot