Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков Путинның камера алдында вакцина ясатмау сәбәбен аңлатты
Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат та әйтелмәячәк.
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясеннән вакцинаны камера каршында ясатмаячак. Процедура халык алдында булмаячак, фото һәм видео таралмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Президент эш вакытының шактый зур өлешен вакцинация белән бәйле чараларга, әңгәмәләргә, киңәшмәләргә, вакцина җитештерүгә багышлый», - дип аңлатты ул.
Песков шулай ук Президентның нинди препарат белән прививка ясатуы турындагы мәгълүмат таратылмаячак, дип тә өстәде. «Нинди препарат икәнлеген махсус әйтмибез. Россиянең барлык өч вакцинасы да ышанычлы, алар бик яхшы һәм нәтиҗәле», диде ул.
Кремльдә Путинның вакцина алуы шик-шөбһәләре булган россиялеләр өчен стимул булыр һәм илдә прививка ясау кампаниясе темпларын арттырыр, дип өметләнәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз