news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путин тәкъдим иткән БРИКС инвестицион платформасы SWIFT системасын алмаштырмаячак

Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән БРИКС инвестицион платформасы SWIFTS халыкара түләү системасына альтернатива булмаячак. Бу хакта Кремль рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».

РФ Президенты матбугат сәркатибе сүзләренчә, «түләү системаларының ниндидер элементлары [БРИКС инвестицион платформасында] булырга мөмкин». «Ләкин бу берничек тә SWIFT яки башка нәрсәгә дә булса альтернатива буларак исәпләнмәгән», - дип ассызыклады ул.

Песков шулай ук БРИКС инвестицион платформасын булдыру турында әле эксперт дәрәҗәсендә фикер алышу булачак, диде. Ул «электрон инструментлар кулланып, үсә баручы икътисадлы илләрдә инвестицион эшчәнлеккә ярдәм итәргә тиеш», дип өстәде Кремль вәкиле.

Элегрәк Владимир Путин БРИКС саммитының киңәйтелгән составтагы утырышында «безнең илкүләм икътисадларга ярдәм итү өчен көчле корал булачак һәм глобаль Көньяк һәм Көнчыгыш илләрен финанс ресурслары белән тәэмин итәчәк яңа БРИКС инвестицион платформасын булдырырга» чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100