news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин, Си һәм Трампның өч яклы очрашуының көн тәртибе әле билгеләнмәгән

Россия, Кытай һәм АКШ лидерлары Владимир Путин, Си Цзиньпин һәм Дональд Трампның АТЭС саммиты кырларында өч яклы очрашуының көн тәртибе әле билгеләнмәгән, ул килештерелә. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков Беренче канал белән сөйләшүдә белдерде.

«Юк ,ул (көн тәртибе – Т-и.иск.) килештерелә», – дип җавап бирде Россия дәүләте башлыгының матбугат сәркатибе. Шул ук вакытта ул бу уңайдан Мәскәү Пекин белән дә, Вашингтон белән дә консультацияләр үткәрә, дип ачыклык кертте.

АТЭС саммиты Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә 18-19 ноябрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot