news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин әлегә коронавирустан икенче прививканы ясатмаган

Дәүләт башлыгы вакцинациянең беренче этабын 23 мартта узды.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин әлегә Covid-19 дан вакцинаның икенче компонентын ясатмаган. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Әлегә ясатмады», — дигән Кремль вәкиле ТАСС соравына җавап биреп. Песков дәүләт башлыгының препаратның икенче инъекциясен кайчан ясатачагын әйтте.

Владимир Путин вакцинациясенең беренче этабын 23 мартта узды. Шул ук вакытта ул нинди препарат ясатуын хәбәр итмәде. Моны ул Россиядә теркәлгән коронавирустан өч вакцина да нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуы белән аңлатты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot