news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Песков: Путин Кырымның Россиягә кушылуына үкенми
Бу шимбәдә Кырым Россиягә кушылуның өч еллыгын билгеләп үтте.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Кырым тирәсендәге вәзгыятьне шәхси контролендә тотуын дәвам итә һәм мөмкинлеге булса да, үз карарларын үзгәртмәс иде, дип белдерде дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков.
«Ул «Кырым тарихы»н үз контролендә тотуын дәвам итә... һәм ничек эш иткән булса, янә шулай эшләр, нинди карарлар кабул итсә, тагын шундый карар чыгарыр, нинди җаваплылыкны үз өстенә алса, янә шуны ук алыр иде дип ышанам», – диде Песков РБК телеканалына биргән интервьюсында.
Шул ук вакытта ул интеграция процессларын нәтиҗәлерәк үткәрергә, Кырымда яшәү сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән бюджет акчаларын тагын да файдалырак эшләргә сарыф итеп булыр иде дип белдерде.
Бу шимбәдә Кырым Россиягә кушылуның өч еллыгын билгеләп үтте. 2014 елда ул референдум нәтиҗәләре буенча янә Россия төбәге булды. Ул чагында ярымутрауда яшәүчеләрнең 95 проценты Россиягә кушылуны яклап тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot