news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин күп тапкырлар мобилизациягә ихтыяҗ булмавы турында әйтте

Россиядә мобилизациянең яңа дулкынын үткәрү планлаштырылмый. Илдә мондый адымга ихтыяҗ юк, дип хәбәр иткән «РИА Новости»га Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

Элегрәк «Financial Times» газетасында 2024 ел ахырында яки киләсе ел башында Россия җитәкчелегенә мобилизация үткәрергә туры киләчәк, дигән мәкалә чыкты. Әмма Россия Президенты Владимир Путин күп тапкырлар илдә мондый ихтыяҗ юклыгын ассызыклады, дип искәртә Песков.

«FT» чын картинаны аңламый. Сез беләсез, бездә үз теләге белән контракт төзүчеләрне җыю бик актив бара һәм дәвам итә. Ул көндәлек нигездә алып барыла. Хәрбиләр фикеренчә, мондый ихтыяҗ юк, дип Президент күп тапкырлар әйтте», — дип аңлатма бирә Россия лидерының матбугат сәркатибе.

news_right_1
news_right_2
news_bot