Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песков: Путин Кремльдә Уиткоффны кабул итә
Россия Президенты Владимир Путин бүген Кремльдә АКШ президенты Дональд Трампның махсус илчесе Стивен Уиткоффны кабул итә. Бу хакта Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Бу Путин һәм Уиткоффның соңгы ике атнада икенче һәм ел башыннан бирле дүртенче очрашуы. Алдагы сөйләшүләр 11 апрельдә Санкт-Петербургта узды һәм дүрт сәгатьтән артык дәвам итте. Төп тема булып Украинадагы низагны җайга салу мәсьәләсе кала.
Элегрәк Песков аңлатканча, фикер алышу алып барыла торган мәсьәләләр катлаулы, шуңа күрә сөйләшүләр дәвамлы килеп чыга: «Субстанция бик катлаулы, шуңа күрә сөйләшүләр, кагыйдә буларак, шактый озак килеп чыга».
Кремльдә Уиткофф белән элемтәләрне бик нәтиҗәле дип саныйлар һәм аның Владимир Путин белән Дональд Трамп арасында «позицияләрне җиткерүнең бик яхшы, ышанычлы каналы» булуын ассызыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз