Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Путин ковидка каршы яңа чаралар буенча концептуаль карар кабул итәчәк
«Илбашыннан методологик күрсәтмәләр көтәргә кирәкми, чөнки аңлатмаларны штаб, Хөкүмәт, Министрлар Кабинеты бирергә тиеш», — дигән Президентның матбугат сәркатибе.
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин ковидка каршы яңа чаралар буенча концептуаль карар кабул итәчәк, дип хәбәр итә «РИА-Новости» сайты.
«Илбашыннан методологик күрсәтмәләр көтәргә кирәкми, чөнки аңлатмаларны штаб, Хөкүмәт, Министрлар Кабинеты бирергә тиеш. Белгәнегезчә, Президент концептуаль карарлар кабул итә», — дигән Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга.
Ул бу карарларны гамәлгә ашыру белән профильле ведомстволар шөгыльләнәчәген әйтте.
Кичә вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәрне эшләми торган көннәр буларак игълан итәргә тәкъдим итте. Ә ковид вазгыяте кискен булган төбәкләрдә бу карарны 23 октябрьдән үк кертү кирәк, дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз