Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Путин Казанда БРИКС саммитында «иртәдән төнгә кадәр» мәшгуль булачак
Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак БРИКС саммитында иртәдән кичкә кадәр ике яклы һәм күп яклы эшлекле очрашуларда катнашачак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында сөйләде.
«Иртәдән төнгә кадәр көн саен очрашулар узачак. Ике яклы форматлар һәм күп яклы форматлар чиратлаштырыла», - дип җавап бирде Кремль вәкиле БДТРК корреспонденты Павел Зарубинның соравына.
«Бу алдагы өч-дүрт тәүлек дәвамында булачак», - дип ассызыклады Песков.
БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз