news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Путин һәм Си Цзиньпин сөйләшүләрен ачыктан-ачык һәм конструктив дип атады

Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинның Казандагы очрашуы эшлекле һәм ачык форматта узган. Сөйләшү барышында конкрет сораулар күтәрелгән, диде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

«Бик ачыктан-ачык, эшлекле, конструктив очрашу – конкрет сораулар турында фикер алышу булды», – дип сөйләгән ул журналист Павел Зарубинга.

Кремль вәкиле сүзләренчә, лидерлар икеяклы мөнәсәбәтләр, аерым алганда Путинның Кытайга визиты, делегацияләр алмашуы турында әңгәмә корган.

Украинага һәм халыкара вазгыятькә дә зур игътибар бирелгән. «Дөньяда барган вакыйгаларга бертөрле караш күзәтелә», – дигән Песков.

Владимир Путин һәм Си Цзиньпин стратегик партнерлык кысаларында мөнәсәбәтләрне дәвам итү өчен төп юнәлешләрне билгеләгән.

Журналист соравына җавап биреп, Песков Россия һәм Кытайның коллектив Көнбатыш белән мөнәсәбәтләре турында фикер алышулар турында сөйләгән. «Безнең мәнфәгатьләргә дә, Кытай мәнфәгатьләренә дә кул сузмакчы булалар. Уртаклашыр нәрсәләр җитәрлек иде», – дигән Россия Президенты пресс-секретаре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100