Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков Путинның G8 очрашуына соңга калуы турында: Кайвакыт ниндидер элемтәләр күчерелә
Саммитта кайвакыт ниндидер ил лидерлары элемтәләрне күчерә, әмма бу көч күрсәтү түгел. Бу хакта РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде, Владимир Путин G8 илләре лидерлары очрашуына «янәсе сыра аркасында соңга калу» турында сүзне шәрехләп.
Исегезгә төшерик, күптән түгел Германиянең элеккеге канцлеры Ангела Меркель «Свобода» дип аталган мемуарлар чыгарды. Сәясәтче язмаларының берсендә Россия лидеры 2007 елда Хайлигендаммда G8 саммиты вакытында янәсе «сыра аркасында» «аперитив»ка соңга калган, дип язган. Меркель фикеренчә, РФ Президенты шул рәвешле башка лидерларга «нәрсәнедер исбатламакчы» булган.
«Саммитлар кысаларында һәрвакыт аралашу бара. Лидерлар бер-берсе белән аралаша, алар әлеге вакытта аралашырга кирәк булган кешеләр белән сөйләшә, һәм бу киеренке эш. Ниндидер элемтәләр башка элемтәләрне күчерергә мөмкин – андый хәлләр була. Бу көч күрсәткече түгел. Болай уйлау ахмаклык», - дип аңлатты Песков ситуацияне журналист Павел Зарубинга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз