Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков: Путин беркайчан да ковид белән авырмады
2021 елның язында Путин ике компонентлы «Спутник V» прививкасын кадаткан.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков Владимир Путинның ковид белән авырганы булмавын әйтте.
Пандемия башланганнан бирле Россия Президенты Владимир Путин бер тапкыр да Covid-19 йоктырмаган. Бу хакта Россия җитәкчесенең матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Шул ук вакытта Песков Президент «үзен яхшы хис итә, эш кәефендә, эшли», — ди.
2021 елның язында Путин ике компонентлы «Спутник V» прививкасы кадаткан. Ноябрь аенда Президент «Спутник Лайт» белән кабаттан вакцина ясатты, соңыннан коронавирустан борынга тамыза торган препаратны үзендә сынап карады.
Узган елның сентябрендә Путин янындагылар арасында Covid-19 йоктыручылар күбәйгәч, Президент үз-үзен изоляцияләргә мәҗбүр булды. Песков әйтүенчә, үз-үзен изоляцияләү Президентның эш активлыгына берничек тә йогынты ясамаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз