news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин белән туры элемтә Яңа елга табарак булачак

Песков: Путин белән туры элемтә Яңа елга табарак булачак
Фото: kremlin.ru

РФ Президенты Владимир Путин белән туры элемтә Яңа елга табарак оештырылачак. Аны янәдән йомгаклау матбугат конференциясе белән берләштерәчәкләр. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.

«Кышын була. Яңа елга табарак. Бу йомгаклау мәгълүмат чарасы булачак. Әлегә бу, узган елдагы кебек үк, берләштерелгән формат булыр, дип торабыз», — дип хәбәр итте журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе (ТАСС цитатасы).

2023 елда Россия Президентының зур матбугат конференциясе һәм аның белән туры линия берләштерелде. Чара 14 декабрьдә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot