Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков: Путин белән туры элемтә декабрьдә узачак
Быел Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә декабрьдә оештырылачак һәм зур матбугат конференциясе белән берләштереләчәк. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте.
«[Туры линия] зур матбугат конференциясе белән берләштереләчәк», - дип сөйләде Песков Life басмасы журналисты Александр Юнашевка (РИА Новости буенча цитата).
Кичә Путин туры линиягә әзерлек эшләрен башларга кушты. Шул ук вакытта Россия лидеры гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүдә бюрократияне мөмкин кадәр киметергә кирәклегенә игътибар итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз