news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин белән туры элемтә быел соңрак булачак

Россия Президенты Владимир Путин белән ел саен уза торган туры элемтә, һичшиксез, булачак, тик бераз соңрак. Бу хакта Россия лидеры матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Туры элемтә, һичшиксез, булачак. Ул онытылмады, өстәвенә, ихтыяҗ да бар», - диде Кремль вәкиле.

Аның сүзләренчә, дәүләт башлыгының «хәзер бик мөһим чаралары күп», - дип хәбәр итә ТАСС.

Элегрәк Дмитрий Песков Президентның россиялеләр белән бу форматта аралашуы июльдән дә иртәрәк булмаячак, дип сөйләгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot