Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Песков Путин белән Трампның сөйләшүен кайчан көтәргә кирәклеген аңлатты
Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трампның телефоннан сөйләшүенә әзерлек әлегә алып барылмый. Әмма киләчәктә мондый элемтәләр булыр дип көтәргә була. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.
«Кирәк булганда, боларның барысы да оператив рәвештә оештырылырга мөмкин. Шуңа күрә монда проблемалар юк. Һәм минем уйлавымча, бу ихтыяҗ барлыкка килү һәм алар икесе дә мондый аралашуның кирәклеген аңлагач та, ул узачак», - дип җавап бирде ул журналист Павел Зарубинның Трамп, үз сайлау алды белдерүләренә карамастан, ни өчен Россия коллегасына шалтыратмавы турындагы соравына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз