news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Путин белән «Туры линия»нең 14 июньгә кадәр үткәреләчәге хакында хәбәр итте

Кремль вәкиле тапшыру форматы белән бәйле кайбер яңалыклар көтеләчәген әйтте.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин белән «Туры линия» 14 июньгә кадәр оештырылачак. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков НТВ телеканалына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Кремль вәкиле «Туры линия»нең 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты башланыр алдыннан үткәреләчәген искәртте.

Моннан тыш, Песков тапшыру форматы белән бәйле кайбер яңалыклар көтеләчәген әйтте.

Моңа кадәр «Русская служба Би-би-си» Путин белән «Туры линия»нең ун ел эчендә беренче тапкыр студиядә тамашачылардан башка гына узачагы хакында хәбәр иткән иде. Ул чагында Президентның матбугат сәркатибе тапшыруның форматы хакында аңлатма бирүдән баш тартты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot