news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе декабрьдә узачак

Песков: Путин белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе декабрьдә узачак
Дмитрий Песков 2024 елда
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россия лидеры белән туры элемтә һәм аның белән берләштерелгән «Владимир Путин белән ел йомгаклары» зур матбугат конференциясе декабрьдә узачак. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков әлеге мәгълүматны раслады, дип яза «Ведомости» газетасы.

Шул ук вакытта, басманың өч әңгәмәдәше – Президент Администрациясенә якын торган ике зат һәм федераль телеканал белән бәйле бер кеше – дәүләт башлыгы белән туры элемтә һәм матбугат конференциясе 10 декабрьгә планлаштырылуы турында хәбәр итте.

2025 елда берләштерелгән туры элемтә һәм зур матбугат конференциясе 19 декабрьдә узды һәм 4,5 сәгать дәвам итте. Бу вакыт эчендә Владимир Путин 70тән артык темага аңлатма бирде.

Октябрь ахырында Песков ил хакимиятләренең әлегә РФ Президентының Федераль Җыенга юлламасы форматын үзгәртергә ниятләмәве турында белдергән иде. Соңгы тапкыр Россия лидеры парламентка 2024 елның 29 февралендә мөрәҗәгать итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot