Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Песков: Президент белән туры элемтә июньдә планлаштырылмаган
Россия Президенты ил халкы белән ел саен үткәрә торган туры элемтә июльдән дә иртәрәк булмаячак. Бу турыда РИА Новости дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән хәбәр итә.
«Президент белән туры элемтә бу айда була алмый, – дип җавап бирде Кремль вәкиле шул хактагы сорауга. – Әлегә сроклар билгеләнмәгән, әмма техник яктан да, эчтәлек ягыннан да актив әзерлек алып барыла».
Песков ассызыклаганча, бу катлаулы һәм күләмле чара, сроклар билгеләнгәч, әзерлек вакыты ахыргы стадиягә керәчәк.
Узган ел туры элемтә 30 июньдә узды, ул 3 сәгать 42 минут дәвам итте. Владимир Путин 68 сорауга җавап бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз