news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков октябрь аенда Украина мәсьәләсе буенча өч яклы сөйләшүләр узарга мөмкин дип саный

Украина буенча өч яклы сөйләшүләр октябрьдә булырга мөмкин. Россия мондый мөмкинлекне кире какмый, дип хәбәр итте журналистларга РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, дип хәбәр итә ТАСС.

«Әйе, без мондый мөмкинлекне кире какмыйбыз. Без нәкъ менә күзгә күренеп торган перспектива турында сөйлибез. Ягъни, әлбәттә, фаразланганча, октябрь», - диде ул, сөйләшүләр октябрьдә уза аламы дигән сорауга җавап биреп.

news_right_1
news_right_2
news_bot