news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков Иркутск өлкәсендәге инфекция турында: Роспотребнадзор бәяләмәләренә ышанырга кирәк

Песков Иркутск өлкәсендәге инфекция турында: Роспотребнадзор бәяләмәләренә ышанырга кирәк
Фото: © «Татар-информ»

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков, Иркутск өлкәсендә ачыкланган инфекция турындагы имеш-мимешләргә аңлатма биреп, россиялеләрне Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) бәяләмәләренә ышанырга чакырды. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Иркутск өлкәсендә куркыныч инфекция очрагы ачыклануы хәбәр ителгән иде. Шуңа бәйле рәвештә, Роспотребнадзор эпидемиологиягә каршы чаралар үткәргән.

Алга таба Роспотребнадзор төбәктәге санитар-эпидемиологик хәлнең тотрыклы булуын әйтте. Хатын-кызга (аның авыруы матбугатта шау-шу кузгатты) «этиологиясе ачыкланмаган пневмония» диагнозы куелган.

«Роспотребнадзор хезмәте бар, анда профессионаллар эшли, әйдәгез, аларның рәсми белдерүләренә колак саныйк», – диде Песков.

news_right_1
news_right_2
news_bot