news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков: Низагны җайга салу буенча сөйләшүләр Киевның позициясе аркасында туктатып торылды

Украинадагы низагны тыныч юл белән җайга салу процессы Киевның Европа йогынтысында кылган гамәлләре аркасында туктатып торылды. Бу хакта РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналист Павел Зарубинга биргән интервьюда белдерде.

«Украина сөйләшүләр процессын алып барырга теләми. Аларны моңа Европа берлеге этәрә», - дип билгеләде Кремль вәкиле.

Хәзерге вакытта Европа илләре «хәрби истерика» халәтендә, дип өстәде Песков. Бу шулай ук вазгыятькә тәэсир итә.

«Ә пауза шартларында, әлбәттә, Трамп якын арада низагны тыныч юл белән җайга салу темасында алга китеп булмаячагын аңлый», – дип ассызыклады РФ Президентының матбугат сәркатибе.

news_right_1
news_right_2
news_bot