news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков махсус хәрби операцияне төгәлләү шартын атады

Украинадагы махсус хәрби операция Россия Президенты Владимир Путин куйган барлык максатларга ирешкәч кенә төгәлләнәчәк. Бу хакта Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтте.

«Бу максатларга махсус операция нәтиҗәсе буларак яки тиешле сөйләшүләр нәтиҗәсе буларак ирешелергә мөмкин», – диде Кремль вәкиле.

Песков сүзләренчә, хәзер бернинди дә сөйләшүләр бармый, чөнки Киев алардан баш тарта.

Махсус хәрби операция 2022 елның февраленнән бирле уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100