Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков: Махсус операция иң башта куелган максатларга ирешкәннән соң тәмамланачак
РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Украинадагы конфликт Мәскәү махсус хәрби операция кысаларында куелган максатларга ирешкәннән соң гына тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Әлбәттә, бу конфликт мөмкин кадәр тизрәк тәмамлансын иде, ул Россия иң башта куйган бурычларга ирешкәч кенә тәмамланачак. Конфликтны сәяси-дипломатик чаралар белән җайга салу яхшы булыр иде», – дип билгеләде Песков.
Исегезгә төшерәбез, махсус хәрби операциянең максаты – Украинаның атом-төшсез һәм нейтраль статусы, аның демилитаризациясе һәм денацификациясе, шулай ук РФ тарихи территорияләренең Россиянеке булуын тану.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз