Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песков күп илләрнең лидерлары 9 Майны Путин белән бергә билгеләп үтәчәген әйтте
Җиңү көнен бәйрәм иткәндә төрле илләрнең лидерлары һәм Хөкүмәт башлыклары Россия Президенты Владимир Путин янында булачак. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков Җиңү музеенда узучы «Белем. Беренчеләр» марафоны барышында шулай дип белдерде. Бу хакта NEWS.ru порталы хәбәр итә.
Песков сүзләренчә, югары дәрәҗәле чит ил кунакларының килүе күп кенә лидерларның бу датаның мөһимлеген тануына һәм Россиянең Бөек Җиңү шатлыгын уртаклашуына дәлил булып тора.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз