news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Песков Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгару турында сорауга җавап бирде

Кремльдә Россия гаскәрләрен Херсоннан чыгаруны һәм аларны Днепрның сул ярына күчерүне кимсетү дип санамыйлар. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков шул хактагы сорауга җавап бирде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Херсон белән бәйле вазгыять турында төгәлрәк комментарий алу өчен журналистларга РФ Саклану министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук Кремль вәкиле ассызыклаганча, искә алынган гамәлләргә карап төбәкнең статусы үзгәрми.

«Бу Россия субъекты. Закон нигезендә бу субъект беркетелгән, билгеләнгән. Монда бернинди үзгәреш тә юк һәм була да алмый», - диде Кремль вәкиле.

9 ноябрьдә Россиянең Берләшкән гаскәрләр төркеме командующие армия генералы Сергей Суровикин, хәрбиләрнең гомерен саклап калу өчен, Днепрның сул ярында оборона турында карар кабул ителү турында хәбәр итте. Саклану министры Сергей Шойгу Россия гаскәрләрен Херсоннан Днепр аръягына чыгарырга боерды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot