news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дмитрий Песков Кремль хезмәткәрләренең күбесе грипп йоктырганын әйтте

Россиядә яшәүчеләрнең күбесе, шул исәптән Президент администрациясе хезмәткәрләре, йогышлы авырулар белән авырый, аерым алганда, грипп белән. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Грипп безгә беренче тапкыр гына килми. Грипп белән без күп еллар яшибез һәм, әлбәттә, барысы да кирәкле саклану чараларын күрә. Бу – гадәти процесс. Ләкин күп кеше авырый. Һәм безнең эштә дә авыручылар күп», - диде Песков. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Песков сүзләренчә, Кремльдә битлек кию режимы дәвам итә, ә хезмәткәрләрнең күбесе прививка ясаткан.

Искәртик, узган ял көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада йогышлы авыру йоктыручылар саны артуын әйтте һәм профилактик чараларны көчәйтергә өндәде. Узган атнада Татарстанда авыручылар саны 14 процентка, сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп йоктыручылар 25 процентка арткан.

Татарстан инфекционисты дуңгыз гриппы йоктырудан саклану чаралары турында аңлаткан иде. Аерым алганда, дуңгыз гриппына каршы профилактиканың иң беренче чарасы булып вакцинация һәм битлек кию тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot