Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песков Казанда узачак БРИКС саммитын дөньядагы төп вакыйгаларның берсе дип атады

Казанда булачак БРИКС саммиты дөньякүләм көн тәртибендәге төп вакыйгаларның берсе булачак. Мондый фикерне Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
Дәүләт башлыгы Владимир Путин атна буе булачак саммитка әзерләнәчәк, дип сөйләде ул.
«Бу халыкара көн тәртибендәге төп чараларның берсе, катнашучылар составын исәпкә алып дөньякүләм булачак», - диде Кремль вәкиле.
Элегрәк Россия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин БРИКСны күп полярлы дөнья гарантиясе дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз