news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Карлсон Путиннан интервью алырга үзе тәкъдим итте

Fox News телеканалының элеккеге алып баручысы Такер Карлсон Россия Хөкүмәтенә РФ Президенты Владимир Путиннан интервью алырга үзе тәкъдим иткән. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков «Мәскәү. Кремль. Путин» программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Павел Зарубин Telegram-каналында шуның бер өлешен урнаштырган.

«Эчке кухняны ачмаска тырышабыз, әмма чыннан да ул (Такер Карлсон – Т-и иск.) үзе безгә чыкты һәм интервью алырга тәкъдим итте», - дип искәртте Кремльнең рәсми вәкиле.

«Без аның (Карлсонның – Т-и иск.) материалларын, аның аудиториясен, теге яки бу мәсьәләләрне ни дәрәҗәдә тигез яктыртуын карадык һәм Президентка шундый интервью бирергә тәкъдим итәргә дигән нәтиҗәгә килдек. Ул (Путин – Т-и иск.) моңа шактый тиз риза булды», - дип сурәтләде Песков карар кабул итү процессын.

Россия Президентының Америка журналистына биргән интервьюсы ике сәгатьтән артык дәвам итте. Соңрак алар арасындагы әңгәмәнең тулы видеоверсиясе чыкты. Х (элеккеге Twitter) социаль челтәрендә хәзерге вакытка әлеге әңгәмәне караучылар саны – 188,4 миллионга, YouTube видеохостингында 12,7 миллионга җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100