news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Испания белән матч вакытында Россия җыелмасы өчен Путин чын күңелдән җан атты

Россия җыелмасы 7 июльдә Сочида Дөнья чемпионатының чирек финалы матчында Хорватия җыелмасы белән очраша.

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Испания командасы белән уенда Россия җыелмасы өчен чын күңелдән җан аткан. Бу хакта Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.

  • Якшәмбе көнне Россия җыелмасы Испания командасын матчлардан соң пенальти сериясендә 4:3 исәбе белән җиңде.

"Ул (Путин) барлык россиялеләр кебек үк, чын күңелдән җан атты”, — диде Песков, Россия лидерының безнең җыелма өчен ничек җан атуы турында журналистлар соравына җавап итеп.

  • Россия җыелмасы 7 июльдә Сочида Дөнья чемпионатының чирек финалы матчында Хорватия җыелмасы белән очраша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100