news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песков ир-атларга Россиядән чыгарга рөхсәт итмәү турындагы хәбәрләрне диверсия дип атады

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков 9 гыйнвардан ир-атларга илдән чыгарга рөхсәт итмәү турындагы хәбәрләрне мәгълүмати ялган дип атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әйе, бу гадәти мәгълүмати ялган, мәгълүмати диверсия», - диде Кремль вәкиле.

Украина гаммәви мәгълүмат чаралары, илнең Саклану министрлыгы разведка идарәсенә сылтама белән болай дип язып чыккан иде: имештер, Федераль иминлек хезмәте барлык чик буе идарәләренә «А», «Б» һәм «В» категорияләре арасыннан хәрби хезмәткә әзерлек турында нәтиҗәсе булган гражданнарга Россиядән чыгу мөмкинлеген чикләүне тәэмин итү» буенча боерык юллаган. Бу турыда «Татар-информ» язды.

news_right_1
news_right_2
news_bot