Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песков: Җиңү Парадында 20дән артык чит ил лидеры көтелә
Быел 9 майда Мәскәүгә Җиңү парадына 20дән артык чит ил лидеры килүе көтелә. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Бу грандиоз датаны (Җиңүнең 80 еллыгы – редакция искәрмәсе) безнең белән уздырырга әзер булганнарның барысын да күрергә шат булачакбыз. Хәзер Президент Путин белән бу бәйрәмне билгеләп үтәргә 20 дән артык дәүләт һәм хөкүмәт башлыкларын көтәбез дип әйтергә була», – дигән Песков.
Кремль вәкиле фикеренчә, Җиңүнең быелгы юбилее аеруча әһәмиятле, чөнки «Европада кабат нацизм башланды» һәм Россия Президенты матбугат сәркатибе сүзләренчә, «аны тиз арада юкка чыгару буенча бердәм теләк» күзәтелми.
Җиңү көнен бәйрәм итү уңаеннан Мәскәүгә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин, Венесуэла, Бразилия һәм Сербия президентлары Николас Мадуро, Луис Инасиу Лула да Силва һәм Александр Вучич, Һиндстан һәм Словакия премьер-министрлары Нарендра Моди һәм Роберт Фицо килергә планлаштыра.
Моннан тыш, Азәрбайҗан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан президентлары Илһам Алиев, Александр Лукашенко, Касыйм-Жомарт Токаев, Садыр Жапаров, Шәүкәт Мирзиёев, Эмомали Рахмон, шулай ук башка сәясәтчеләр килер дип көтелә.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәм ителә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең заманча йөзендә аларның һәммәсенең дә бик зур өлеше бар, диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз