news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков дәүләт хезмәтендә айфон куллануның тыелуы турында белдерде

Россиядә дәүләт хезмәткәрләренә Американың Apple компаниясе смартфоннарын файдалану тыела, дип белдерде РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Шул ук вакытта, ул кайбер түрәләрнең шәхси максатларда айфон куллануын дәвам итүен билгеләп үтте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Күпләрнең шәхси максатларда айфон куллануын дәвам итүе берәүгә дә сер түгел, әлбәттә», - диде Песков.

Кремль вәкиле Хөкүмәттәге түрәләрнең 20-30 процентка якыны IOS системасы куелган Америка смартфоннарын файдалануын, ә калган 70-80 проценты Androidка өстенлек бирүенә игътибар юнәлтте. Ул киләчәктә мондый телефоннарны шәхси максатларда куллану да тыелу ихтималын, әмма бу карар махсус хезмәтләрнең тәкъдимнәренә бәйле булачагын искәртте.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында 1 апрельдән федераль һәм төбәк түрәләренә айфоннардан баш тартырга киңәш ителүе турында мәгълүмат чыккан иде. Чөнки Көнбатыш белгечләре аларны шпионлык максатында «ватарга» мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100