Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песков: Безгә каршы барлык фронтларда да сугыш бара
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиягә каршы барлык фронтлар буенча да сугыш оештырылган, ләкин ил җитәкчелеге аның мәнфәгатьләрен кайгырта торган карарлар кабул итәргә тиеш. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков «Москва. Кремль. Путин» тапшыруы өчен журналист Павел Зарубинга биргән интервьюсында әйтте.
«<…> киңрәк мәгънәдә әйткәндә – сугыш бара, барлык фронтлар буенча да безгә каршы сугыш бара. Икътисад өлкәсендә дә, дәүләтара мөнәсәбәтләр, милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә дә», – диде Песков.
«Элек чын мәгънәсендә изге булган нәрсәләргә кул сузалар. Шулай да, без бу какшамас нигезләрнең бернидән дә чирканып тормаган Көнбатыш вәкилләренең аяк астында убылуын күрәбез», – диде Песков.
«Без хисләргә бирелергә тиеш түгел, без аек акылны, оешканлыкны һәм үзебезгә отышлы булганны эшләргә көчне сакларга тиешбез. Без борчылуларыбыз, үзебез өчен кабул ителмәслек мизгелләр һәм көрәшергә туры киләчәк нәрсәләрне төгәл җиткерү өчен кырыс, шул ук вакытта ачык булырга тиешбез», – дип өстәде ул.
«Конфликтның максаты була. Безнең Президентыбыз [Россия Президенты Владимир Путин] әйткән максатларыбыз бар. Алар үзгәрмәде. Бу максатлар үтәлергә тиеш», – диде Песков Украинадагы махсус операциянең перспективаларын шәрехләп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз