news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков Анна Попованың Россиядәге бөтен кешене дә прививка ясарга өндәвен шәрехләде

Коронавируска каршы прививка ясатуга тискәре мөнәсәбәттәге кешеләр һәрвакыт булачак, дип әйтте Дмитрий Песков.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың Россиядәге барлык кешеләрне дә мәҗбүри вакцина ясатырга өндәвен Кремльдә хуплыйлар дип белдерде Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Хәтта җитештерүчеләр күзлегеннән караганда да бу планга ирешү бик катлаулы, дип яза РИА Новости Дмитрий Песковка сылтама белән.

Җитештерүчеләр вакцинация препаратларын әзерләү темпларын арттыра, әмма экспертлар 18 яшьтән кечерәк кешеләргә вакцинациянең ничек тәэсир итәчәген ачыкларга тиеш, дип белдерде Песков.

Дмитрий Песков сүзләренчә, коронавируска каршы прививка ясатуга тискәре мөнәсәбәттәге кешеләр һәрвакыт булачак.

«Кызганыч, ковид-диссидент дип аталучы кешеләр һәрвакыт булачак. Бу аңсызлыкның үзенчә бер күренеше. Әмма теләсә кайсы очракта да, халыкның күпчелегенә вакцина ясатуга ирешергә кирәк һәм без моны эшләячәкбез», — диде Кремль вәкиле.

Алдарак Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова вирус белән көрәштә иң алдынгы ил булып калу өчен Россия халкының 100 процентына прививка ясатырга кирәк дигән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100