Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дмитрий Песков: Өлешчә мобилизация тәмамлануның төгәл датасы әлегә юк
Россиядә өлешчә мобилизация тәмамлануның төгәл датасы әлегә билгеле түгел. РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков бүген журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, 14 октябрьдә дәүләт башлыгы Владимир Путин мобилизация якынча ике атнадан соң төгәлләнәчәк дигән иде.
«Тагын да төгәлрәк дата юк», - дип искәртте Песков.
Путин 21 сентябрьдә илдә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указны имзалады. Саклану министры Сергей Шойгу соңрак ачыклык керткәнчә, хәрби хезмәткә 300 мең кеше, беренче чиратта, хәрби тәҗрибәсе һәм гаскәрләрдә кирәкле хәрби-исәп белгечлеге булганнар чакырылачак.
14 сентябрьдә Путин Астанада журналистларның соравына 222 мең кеше инде мобилизацияләнде һәм якынча ике атна эчендә барлык мобилизация чаралары төгәлләнәчәк дип җавап биргән иде, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз