news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Путинның Адәм Кадыйровны дәүләт бүләкләре белән бүләкли аламы-юкмы икәнен белмим

Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Адәм Кадыйровны дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәннәрен белми. Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның улын төбәк җитәкчеләре генә түгел, ә дәүләт башлыгы Владимир Путин үзе бүләкли аламы, дигән сорауга Кремль вәкиле шулай дип җавап бирде.

«Мин моның турында берни дә белмим», — дип Песков сүзләреннән цитата китерә ТАСС.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Адәм Кадыйров Чечня Республикасы Герое исемен, «Карачай-Черкес Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» һәм «Кабардин-Балкар Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнарын алган иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук Чечня башлыгының улына «Дуслык» орденын тапшырды — ул Татарстанда мөһимлеге ягыннан икенче бүләк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100