Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тарифлар комитеты рәисе урынбасары «Батырлар» программасы катнашучысы белән очрашты
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына катнашучы Егор Горячев белән очрашты. Очрашуда аның һөнәри үсеше һәм тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендәге эше турында сөйләштеләр.
«Минем өчен тәҗрибә туплау гына түгел, ә тариф өлкәсен тирәнрәк аңлау, белем һәм күнекмәләремнең республикага ничек файдалы була алуын аңлау да мөһим. Мондый формат алдагы һөнәри юлны аңлап төзергә ярдәм итә», - диде Егор Горячев.
Сөйләшү барышында шулай ук идарә итү компетенцияләрен үстерү, яшь белгечләрнең практик тәҗрибәсе һәм тармакка керткән өлеше турында да сүз барды.
Фото: ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты
«Батырлар. Татарстан геройлары» республика җитәкчелегенең аерым игътибарын җәлеп итә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә мәртәбә билгеләп үткәнчә, төбәк үсеше көчле, мотивацияле, үз өстенә җаваплылык алырга һәм Татарстан файдасына эшләргә әзер кешеләрдән башка мөмкин түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз