Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстандагы беренче крематорийны 2029 елда Казанда ачарга ниятлиләр
Казанда республикада беренче крематорий төзелешен әзерләү өчен кирәкле инженерлык тикшеренүләре комплексы төгәлләнде. «РБК Татарстан» мэрия матбугат хезмәтендә башкарма комитетның ритуаль хезмәтләрне оештыру идарәсенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, объектны 2029 елның беренче кварталында файдалануга тапшыру ниятләнә.
Крематорийны «Курган» мемориаль комплексы территориясендә урнаштырачаклар. Хәзер якын-тирәдә мондый объектлар Түбән Новгородта һәм Сарапулда бар. Шул ук вакытта, шәһәр ритуаль хезмәтләр күрсәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Казанда кремациягә ихтыяҗ тотрыклы булып кала. 2025 елда хезмәт күрсәтүнең уртача бәясе - 23,9-26,8 мең сум.
Ритуаль хезмәтләрнең гомуми структурасында кремацияләүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр өлеше 1,5-2 процент тәшкил итә. Объект ачылганнан соң ел саен 9,5 меңгә якын кремация үткәрелер дип көтелә, ә тулы йөкләнешкә 2032 елда ирешү ниятләнә. Процедураның якынча бәясе 19-30 мең сум тәшкил итәчәк.
Крематорийны төзү бәясе 400 миллион сумга бәяләнә, ул якынча 8,5 елдан үзен аклар дип көтелә. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, объект эшчәнлегеннән гомуми салым кереме 2029-2039 елларда 1 миллиард сумнан (шуның 280 миллионы - федераль, 750 миллионы –республика, 4,5 миллионы - муниципаль бюджетка) артып китәчәк.
Төзелеш өчен 2,5 гектар җир бүлеп бирелгән. Бинаның мәйданы 1,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Проектка ике хушлашу залы, заманча кремация мичләре һәм урналар урнаштыру өчен колумбарий кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз