news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

BRICS 2026 матурлык бәйгесенең беренче катнашучылары Казанга килә башлады

BRICS 2026 матурлык бәйгесенең беренче катнашучылары Казанга килә башлады
Фото: Miss, Mrs и Little Miss BRICS 2026 бәйгесе матбугат хезмәте

БРИКС матурлык бәйгесендә катнашучылар Казанга килә башлады. Аэропортта кызларны ипи, чәкчәк, милли җырлар һәм биюләр белән каршы алалар.

Конкурска дөньяның 17 иленнән (Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Индонезия, Беларусь, Боливия, Куба, Казахстан, Малайзия, Нигерия, Таиланд, Уганда, Үзбәкстан, Вьетнам һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) барлыгы 51 катнашучы теркәлгән.

Һәр илдән өч категориядәге вәкилләр чыгыш ясаячак – кечкенә мисслар (Little Miss), яшь кызлар (Miss) һәм кияүдәге балалы хатын-кызлар (Mrs).

Конкурсантларны үз юнәлешләре буенча экспертлар бәяләячәк. Жюри составында визажист Елена Крыгина, стилист Влад Лисовец, ораторлык осталыгы буенча педагог Лина Арифуллина, актер һәм продюсер Игорь Жижикин, хореограф Никита Мусатов, модель һәм телевидение алып баручысы Виктория Лопырева, җырчы Марк Тишман, Россия Бодибилдинг федерациясе президенты Александр Вишневский, психолог Татьяна Другова, блогер Дима Пеле һәм башкалар бар.

Бәйге программасы кысаларында жюри әгъзаларының күбесе катнашучыларга мастер-класслар бирәчәк.

Зәркән эксперты сыйфатында CHAMOVSKIKH йорты вице-президенты Юрий Толмачев чыгыш ясый. Әлеге бренд матурлык бәйгесе җиңүчеләре өчен өч таҗ ясаган. Жюриның башка әгъзалары арасында Ольга Серябкина, Ольга Бузова, Нюша һәм Ханна бар.

Ачылыш тантанасы артистлар ZIVERT, MONA һәм DINARA катнашында 2 мартта узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot