Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уникаль осталык үзәгендә Илһам Шакиров турында мини-сериалның ике эпизодын күрсәттеләр
Казанның Уникаль осталык үзәгендә легендар татар җырчысы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышлап төшерелгән «Илһам» мини-сериалының беренче ике эпизодын күрсәттеләр.
«Үткәннәр Илһам Шакировны җибәрми: әтисенең кулга алынуы һәм сугыш еллары михнәтләре төзәлмәс ярага гына түгел, ә бөек татар җырчысының алдагы юлын билгеләгән көчкә әверелә. Мәхәббәт һәм популярлык аның тормышын тулыландыра, әмма ялгызлык ачысын баса алмый», – диелә сериалның тасвирламасында.
Өч серияле «Илһам» фильмы «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча Татарстан ТР каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән.
Күп серияле фильмның режиссеры – Олег Кондрашов. Куючы-операторы – Рәфыйк Галиев. Сценарий авторлары: Рөстәм Галиуллин һәм Илдар Кыямов. Композиторлары – Зөлфәт Вәлиуллин һәм Миләүшә Хәйруллина. Баш продюсеры – Алинә Сөләйманова.
Фильмда төп рольләрне Марсель Мөсәвиров, Фәнис Җиһаншин, Рөстәм Галиев, Алинә Мөдәррисова, Миләүшә Юзаева, Сәйдәш Шәрәпов, Булат Зиннәтуллин, Самат Вәлиуллин һ.б. башкарган.
Фильмның барлык өч сериясе дә телеэкраннарга 2027 елның язында чыгар дип көтелә, әмма аннан алдарак мини-сериал тулы метражлы нәфис картина форматында прокатка чыга. «Татарстан - Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов сүзләренчә, Яңа елдан соң картина Татарстанның зур экраннарында татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз