news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алдынгылар хәрәкәте» бүлекләре Татарстан Рәисенең грантлар бәйгесендә 30 млн сум алды

«Алдынгылар хәрәкәте» бүлекләре Татарстан Рәисенең грантлар бәйгесендә 30 млн сум алды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Рәисенең «Алдынгылар хәрәкәте» беренчел бүлекләре өчен грантлар конкурсы тәмамланды. Гомуми фонд 30 миллион сум тәшкил итте. ТР лидеры ярдәмчесе, Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан төбәк дәрәҗәсендә беренчел бүлекләр өчен грант конкурсын башлап җибәргән илдә беренче субъект булды. Гаризалар республиканың барлык 45 районыннан да килде. Бу - балалар һәм олыларның уртак инициативалары. Алар даими социаль әһәмияткә ия эшчәнлеккә юнәлдерелгән һәм системалы характерда. 138 бүлек 30 миллион сумлык ярдәм алды», - дип сөйләде ул.

Проектлар өчен иң популяр юнәлешләр - волонтерлык, ватанпәрвәрлек, мәдәният һәм сәнгать, экология. Инициативалар 300 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин иде, дип өстәде Сөләйманов.

Югары Ослан районындагы бер мәктәпнең укучылары әзерләгән «Уңыш орчыгы» акчалата ярдәм алган проектларның берсе булды. Грант ярдәмендә балалар җиһазлар сатып алачак, аларны тәҗрибәле осталар һәм тегүчеләр укытачак.

«Әлеге идея хезмәт дәресеннән соң туды, анда укытучыбыз безгә төрле кием-салым һәм аксессуарлар тегәргә тәкъдим итте. Без моның кемгә файдалы булачагы турында уйлана башладык. Әйберләрне кемнәр өчен әзерли алуыбызның берничә вариантын (махсус хәрби операциядә катнашучылар, инвалид балалар һәм олылар) ачыкладык» ,-дип аңлатты Югары Ослан районыннан «Алдынгылар хәрәкәте» катнашучысы Алинә Вәлиева.

Бу проект 300 мең сумлык грант откан.

news_right_1
news_right_2
news_bot