Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзбәкстаннан шагыйрь, язучы Рифат Гомәров «Евразия» халыкара премиясе лауреаты булды
Мәскәүнең «Россия» Илкүләм үзәгендә Берләшкән Дәүләтләр Берлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы белән партнерлыкта Евразия коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган «Евразия» беренче халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта «Новости Узбекистана» интернет-басмасының телеграм-каналында хәбәр ителә.
Конкурска 27 илдән 3700дән артык гариза килгән. Мәскәүгә премиянең финалына 1000нән артык катнашучы (лауреатлар, экспертлар, җәмәгать эшлеклеләре, мактаулы кунаклар) җыелган.
Лауреатлар арасында Үзбәкстаннан да берничә вәкил бар. «Евразия тавышы: рухландырырга» номинациясендә шагыйрь, язучы, журналист һәм нәшир Рифат Гомәров беренче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз