Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Перуда автбуслар җыю буенча “КАМАЗ” белән уртак предприятие булачак
Бу хакта Ново-Огаревода Россия һәм Перу президентлары очрашуында сүз барды
(Чаллы, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Президенты Владимир Путин Ново-Огаревода Перу Президенты Ольянта Умала белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
РФ Президенты, Перу дәүләте җитәкчесенең Россиягә визиты – ике ил арасында 140 еллык ике яклы мөнәсәбәтләр һәм 45 еллык дипломатик мөнәсәбәтләр чорында мондый дәрәҗәдәге беренче вакыйга, дип белдерде.
Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Владимир Путин: “Яңа төзелгән килешүләр Россия-Перу элемтәләрен үстерүгә яңа этәргеч булачагына ышанам. Без актуаль һәм халыкара темалар буенча фикер алыштык, сәяси диалогны, бөтен юнәлешләр буенча партнерлыкны үстерү буенча планнар билгеләнде. Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү темасына зур игътибар бирелде. Бу өлкәдә кайбер нәтиҗәләргә ирештек. Соңгы 5 елда товар әйләнеше 2,5 тапкыр артты. Без, Президент әфәнде белән үзара сәүдәне киләчәктә ике тапкыр арттыру мөмкин, дип саныйбыз. Моның өчен сәүдә элемтәләре структурасын сыйфатлы яхшырту, инвестицион агымнарны стимуллаштыру зарур. Хәзер Перудан диңгез продуктлары, җиләк-җимеш, балык һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре китерү күләмен арттыру өчен өстәмә мөмкинлекләр ачылуын да билгеләп үтәргә кирәк”, - дип белдерде.
Кремль сайтында белдерелгәнчә, Перуда автобуслар җыю буенча “КАМАЗ” белән уртак предприятие ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз