Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Перспективасыз» авыл проблемасы: сусызлык
Узган елгы корылык кагылган Татарстанның Чистай районы Чулпан авылында аның кайтавазы әле дә актуаль
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе коллегиясенең күптән түгел барган киңәйтелгән утырышында ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин, узган елны Татарстанда күзәтелгән 5 гадәттән тыш хәлнең берсе буларак, җәй башыннан килгән корылыкны атады. Атмосфера һавасының айлар буена +25 градустан да ким булмыйча, явым-төшемнәрнең, гомумән алганда, тәүлегенә 5 мм тирәсе, ә туфракта продуктив дымның артык түбән булуы нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культураларының 338,9 мең гектарда, ягъни чәчүлек җирләрнең 12 процентында кибеп коруына китерде, диде ул. Корылык авыл хуҗалыгы продукциясе алуда 2 млрд. сум зыян салган булса, авыл җирендә гомер итүче халыкка салынган зыянны кем санаган.
Корылык кагылган Чистай районы Чулпан авылында былтыр көздән бирле коеларда су кими барганга, халык аны автоцистерна белән читтән – 5-6 чакрым ераклыктагы Татар Баганалысы авылыннан, берәр шофер белән килешеп, китертергә мәҗбүр. Хәзерге көндә авылда башлангыч мәктәп, медпункт, клуб, китапханәдән (аларның һәркайсында 1-2шәр кеше эшли) башка учреждение юк, кибет-автолавка атнасына 1 тапкыр шимбә көнне 1-2 сәгатькә генә шикәр, ярма, макарон, май ише азык-төлек товар белән килә. Татар Баганалысы, Чулпан һәм Мордва Баганалысы – җәмгысе өч авылны берләштергән җирле үзидарә Татар Баганалысында урнашкан, ягъни шушы өч авыл өчен җаваплы вазифаи затлар анда яши.
Гомумән, Чулпанда хәзер бернинди эш тә, түрә дә юк. Авыл халкының кереме - картлык буенча пенсия һәм үз хуҗалыгында үстергән яшелчә, терлек-туарыннан алынган табыш. Быел кышын карның, узган елгылар белән чагыштырганда, күбрәк булуы сусызлык мәсьәләсендә халыкны бераз коткарса да, тиздән яз җитәчәге чулпанлыларда, куанычтан битәр, зур борчу тудыра. Авылда үзәкләштереп су бирү гамәлдә түгел, һәр йорт саен диярлек кое булуга карамастан, халык суга кар салып эретү юлы белән әлегә көнкүреш мәнфәгатьләрен хәл итә, коесындагы болганчык суны тондырып аш-су әзерли, терлек эчерә һ.б. Халыкның бүген ут-күздән, эчәк авырулары чыгудан коты алынып тора.
Чулпан халкы исеменнән 3 ел тирәсе элек сайлап куелган депутат Фәнис Хәбибуллин (ул - шушы 3 авылны берләштергән күмәк хуҗалыкның элеккеге рәисе, хәзерге вакытта җирле үзидарәнең инвесторы) Татар Баганалысында яши. Сайлаучыларының суга кытлык кичергәнен белсә дә, миңа мөрәҗәгать иткән кеше юк, су кирәк икән, килсеннәр дә алсыннар, дип җавап кайтарды. Ләкин Чулпанда гомер итүчеләрнең күпчелеге - пенсиядәге кеше, ике авыл арасы якын түгел. Өлкәннәр көне һәм Яңа ел бәйрәменә кунак сыйфатында килүен санамаганда, соңгы тапкыр кайчан сайлаучылары белән аларның мәнфәгатьләре буенча очрашу оештырганын исә хәтерли алмады (депутат иң кимендә кварталга 1 тапкыр сайлаучылары белән очрашу үткәрергә, шул хакта алдан ук игълан бирергә бурычлы), кайчан депутат булып сайлануын сорагач, белмим, мин вакыт санамадым, диде.
«Чулпаннарның суга кытлык проблемасын хәл итүдә нәрсә эшләргә җыенасыз, булдыра алмыйсыз икән, кая да булса мөрәҗәгать иттегезме?» - дигән сорауга җавабында җирле үзидарә рәисе Илдус Миңлебаев, беркая да кәгазь язмадым, май айларында халыкны җыелышка чакырып сөйләшергә булыр, ахры, диюдән узмады. Янгын-мазар чыкса халык нәрсә эшләргә тиеш, авылда җаваплы кеше билгеләнгәнме, дип, янгын сүндерүчеләрнең кайда урнашканлыгы турында төпченгәч, Мөслим авылында (ул Чулпаннан 20 чакрым тирәсе) янгын сүндерү машинасы белән 10лап янгын сүндерүче бар, Чулпанда янгын куркынычсызлыгы эшенә күз-колак булырлык кеше билгеләп тормадык инде, янгын булса миңа шалтыратсыннар, диде. Ләкин авыл җирендәге янгын сакчылыгы депосында булган 1 автоцистернага (ул иске модельле, билгеле) нибары 2,4 тонна су сыя һәм суы, күп дигәндә, 7 минут дәвамында сиптерергә җитә, ә аннары суны тагын каян алырга? Ф.Хәбибуллинның, мөгаен, җәйгә цистерна белән су җибәртергә булыр, дигән җавабы, дөресен генә әйткәндә, әллә ни тынычландырырлык түгел, чөнки бу очракта суы даими булган чыганак таләп ителә.
Авыл тарихыннан мәгълүм булганча, урман кисеп чәчүлек җирләрне киңәйтү максатында 1920 елда төзелгән Чулпанда 1934 елны янгын чыга һәм берьюлы 8 йорт янып көлгә әверелә. Шушы фаҗигадән соң, ачык су чыганагы булдыру өчен, 1936-1937 елларда халык бергәләп авыл уртасына көрәкләр белән кулдан җыйнак кына күл казый, саеккан саен, әледән-әле, аны казыттырып тора. Урам күленең суы саегу сәбәпле, быел анда казлар җәяүләп йөрде. Коры үләнгә ут эленеп, җәен авыл янындагы тегермән янды, ут телләре урманлыкка кабып, авыл зиратына кадәр барып җиткәч, халык үзе уртак көч белән генә туктата алды һәм әле ярый җил уңае авылга таба түгел иде. Күптән шәһәрдә яшәүче Чулпан егете, кышын җир туңгач, Урам күле төбен кеше яллап трактор белән төрттертсә дә, хәзерге вакытта анда, кардан гайре, берни юк, димәк, язга су җыелырмы-юкмы – билгесез, хәер, ул гына да проблеманы хәл итеп бетерерлек түгел.
И.Миңлебаев фикеренчә, авыл кечкенә булганга (бүген 51 йортлы Чулпанда 131 кеше яши), перспективасы юк, янәсе, барыбер бетәчәк. Шушы «перспективасыз» авылда халык яши, күптән инде үзәкләштерелгән газ кергән, республика максатчан программасы буенча асфальт юл салынган, 2 чакрым янәшәдән генә Мәскәү – Пекин халыкара трассасы уза. Хакимият була торып, хуҗалыкның ат, сыер, сарык фермалары таратып-туздырылып бетерелгәч, эшсезлектән кул кушырып утырганчы, билгеле, яшьләрнең күбесе авылдан читкә чыгып китте, кайсылары район үзәгенә, күрше-тирә авылга йөреп эшли башлады. Әлеге ферма терлекләре өчен казытылган артезиан коесы, ферма ябылып, электр чыбыгыннан өздерелгәч, җирле үзидарә башлыгы сүзләренчә, авыл халкы шушы кое җиһазларын сүтеп, материалын әллә кайчан ташып бетергән. Ләкин, ничек кенә булмасын, бүгенге хәтәр вазгыятьтә Чулпан авылына артезиан коесы кирәклеге көн кебек ачык. «Кызыл әтәч» белән «эчәк таякчыгы» чыккач соң булмагае...
«Авыл җирләрендә дә үзәкләштереп су белән тәэмин ителеш буенча илкүләм программа кабул ителүе көтелә. Россия Федерациясендә андый программа гамәлгә кертелсә, федераль бюджеттан шуңа акча каралыр иде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары ул программаны беренче укылышта үткәреп җибәрде, алга таба да шома гына үтсә, димәк, регионнар финансларны уртагыннан күтәрергә риза булган очракта, аны гамәлгә ашырып булачак. Бүгенгә исә муниципаль берәмлекләрдә торак йортларны капиталь ремонтлауга гына андый тәртиптә федераль һәм республика бюджетларыннан акча бүлеп күчерелә», - дип җавап бирде соравыма җавабында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин. Авылның яшәеше-көнкүрешенә бәйле мәсьәләләр, шул исәптән су белән тәэмин ителеш тә, җирле үзидарә хакимиятенең турыдан-туры вазифасына керә, хәл итә алмаса, үзидарә хакимиятенең нәрсәгә кирәге бар, товар җитештерү эшләре хәзер инвесторлар кулында бит, дип белдерде аның беренче урынбасары Раузил Хаҗиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз