news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Персональ белешмәләр турында»гы Федераль закон таләпләренә туры китерелү тикшерелә

ТР буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ягъни Роскомнадзор идарәсе белгечләре шул хакта аңлатма бирәчәк

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елның 1 гыйнварына кадәр персональ белешмәләр буенча мәгълүмати системаларның барысы да «Персональ белешмәләр турында»гы Федераль закон таләпләренә туры китерелергә тиеш. Моның өчен, ягъни мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итү буенча һичшиксез үтәлергә тиешле таләпләрне җиренә җиткерергә 3 ел вакыт бирелгән. 2007 елның гыйнварыннан үз көченә кергән әлеге 152 нче Федераль закон түбәндәгеләрне максат итә.

Кешенең шәхесенә генә кагылышлы, ягъни персональ белешмәләрне эшкәрткәндә кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауны тәэмин итү максаты куела, моңа, шулай ук, шәхси һәм гаилә тормышының кагылгысыз булуы да керә. Персональ белешмәләр дигәндә, теге яки бу белешмәгә таянып аерым физик затны күзалларлык яки күзаллый торган мәгълүмат, шул исәптән аның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы һәм урыны, яшәү адресы, тагын гаилә, социаль һәм милки хәле, белеме, һөнәре, керемнәре, ИНН, паспорты, хәрби билеты, иминият таныклыгы, медицина полисы белешмәләре кебек башка мәгълүматлар да күздә тотыла.

Хәзерге вакытта республикада шушы таләпләрне үтәмәгән учреждениеләр, предприятиеләр, компанияләр хакында һәм моңа нисбәтле мәсьәләләр буенча иртәгә 11.00 сәгатьтә Казанның Гарифҗанов урамы, 28а адресы буенча матбугат конференциясе уздырылачак, диелә ТР буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ягъни Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Салават Садретдиновтан алынган факсограммада.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100