news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Персональ белешмәләр белән эшләгәндә норматив актларны белмәү җаваплылыктан азат итми

«Персональ белешмәләр турында»гы Федераль закон таләпләренә туры китерү эшләре юридик затлар һәм эшмәкәрләр арасында сүлпән бара, дип саныйлар Роскомнадзорның ТР буенча идарәсендә

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе елның 1 гыйнварына кадәр персональ белешмәләр буенча мәгълүмати системаларның барысы да «Персональ белешмәләр турында»гы Федераль закон таләпләренә туры китерелергә тиеш. Моның өчен, ягъни мәгълүмати куркынычсызлык тәэмин итү буенча һичшиксез үтәлергә тиешле таләпләрне җиренә җиткерергә 3 ел вакыт бирелгән. 2007 елның гыйнварыннан үз көченә кергән әлеге 152 нче Федераль закон (ул 2006 елның 27 июлендә кабул ителгән) түбәндәгеләрне максат итә.

Кешенең шәхесенә генә кагылышлы, ягъни персональ белешмәләрне эшкәрткәндә кеше һәм гражданинның хокукларын һәм иреген яклауны тәэмин итү максаты куела, моңа, шулай ук, шәхси һәм гаилә тормышының кагылгысыз булуы да керә. Персональ белешмәләр дигәндә, теге яки бу белешмәгә таянып аерым физик затны күзалларлык яки күзаллый торган мәгълүмат, шул исәптән аның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, туу датасы һәм урыны, яшәү адресы, тагын гаилә, социаль һәм милки хәле, белеме, һөнәре, керемнәре, ИНН, паспорты, хәрби билеты, иминият таныклыгы, медицина полисы белешмәләре кебек башка мәгълүматлар да күздә тотыла.

Татарстан территориясендә ТР буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең, ягъни Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе персональ белешмәләр субъектларының хокукларын яклау буенча билгеләнгән башкарма хакимиятнең федераль органы булып тора. Персональ белешмәләр белән эшли торганнар яки эшләргә ниятләгәннәр әлеге идарәгә шушы белешмәләрне эшкәртүләре хакында белдерү кәгазе (уведомление) җибәрергә тиеш һәм бу таләп югарыда телгә алынган федераль законның 3 нче часте 22 нче маддәсендә каралган.

Бүген Роскомнадзорның ТР буенча идарәсендә бу мәсьәлә буенча үткәрелгән матбугат конференциясендә идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы Салават Садретдинов һәм юридик тәэмин ителеш бүлеге башлыгы Андрей Горбунов шул хакта игълан иттеләр.

Мәсьәләнең торышын шәрехләп, персональ белешмәләр субъектларының хокукларын яклау буенча бүлек җитәкчесе Нәфис Талипов Татарстанстат мәгълүматларын китерә: республикада теркәлгән 286 дәүләт органының барысы да 1 декабрьгә кадәр әлеге идарә аша гомумроссия реестрында теркәлгән, 2448 муниципаль органның 1811е генә (ягъни 74 проценты), ә 82948 юридик затның 4779ы (5,7 проценты), 101440 физик затның яки шәхси эшмәкәрнең нибары 124е (0,1 проценты) таләп ителгән мәгълүматлар җибәреп әлеге реестрга кергән. Җыеп кына әйткәндә, республикада теркәлгән 187108 персональ белешмәләр белән эш итә торган операторның (бу очракта дәүләт, муниципаль орган, юридик һәм физик затлар күздә тотыла) 7000е, ягъни 6 проценты гына гомумроссия реестрына кергән. «Димәк, күп кенә оешмаларның җитәкчеләре персональ белешмәләр белән эш итү буенча норматив хокукый актлар барлыгын белми булып чыга, ләкин белмәү аларны федераль законда каралган гражданлык, административ, җинаять, дисциплинар һәм башка төр җаваплылыктан азат итми», - дип басым ясап әйтә Н.Талипов. Аның сүзләренчә, дәүләт органына тиешле мәгълүматлар белән белдерү кәгазен вакытында җибәрмәгәннәргә 5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган, ә инде персональ мәгълүматлар җыю, саклау, куллану яки тарату тәртибен бозганнарга кисәтү ясала яки 10 мең сумга кадәр штраф салына.

Татарстанда белдерү кәгазе (уведомление) оператор җитәкчесе тарафыннан имзаланып, 420138, Казан шәһәре, Гарифьянов ур., 28а, а/я 25 адресы буенча ТР буенча элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ягъни Роскомнадзорның ТР буенча идарәсенә язма рәвештә җибәрелергә тиеш. Бу мәсьәлә буенча (843) 228-59-06 телефаксы һәм onopd@gsnrt.ru электрон адресы буенча хәбәрләшергә була, тиешле мәгълүматлар  rsoc.ru; pd.rsoc.ru; 16.rsoc.ru сайтларында да бирелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100