news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьдә Татар мәдәнияте үзәге ачу планлаштырыла

Киләсе елда Пермьнең 300 еллыгында шәһәрдә Татар мәдәнияте үзәге ачу да планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының свердовск өлкәсендәге дами вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов хәбәр итте. 

«Пермьнең 300 еллыгына шәһәрдә Татар мәдәнияте үзәге ачылыр дип планлаштырабыз. Хәзер Пермь ягы татар җәмәгатьчелеген канәгатьләндерә торган бина эзләү белән мәшгуль. Мондый йортлар Курганда, Санкт-Петербургта, Екатеринбургта эшли инде. Ул җәйгә ачылыр дип көтәбез», - диде әңгәмәдәш.

2024 елда төбәкнең Барда районында Бөтенроссия Сабантуе уздыру планлаштырылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot