news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пермьнең татар бию ансамбле Венгрия һәм Сербиядә халыкара фольклор фестивалендә катнаша

“Гүзәл Чулман” ансамбле - Пермь шәһәрендә бердәнбер татар яшьләре бию коллективы.

(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Пермьнең “Гүзәл Чулман” татар бию ансамбле Венгрия һәм Сербиядә халыкара фольклор фестивалендә катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

  • “Гүзәл Чулман” ансамбле - Пермь шәһәрендә бердәнбер татар яшьләре бию коллективы. Җиде ел дәвамында биючеләр Россиянең төрле төбәкләрендә үтә торган фестивальләрдә, шулай ук чит илләрдә дә чыгыш ясый. 2015 елда Гөлүзә Хамзина җитәкчелегендәге “Гүзәл Чулман” татар ансамбле Италиядә халыкара фольклор фестивалендә катнашкан. Быел 12-22 август көннәрендә Венгриядә, 22-26 августта Сербия сәхнәсендә татар мәдәнияте белән таныштырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot